Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Вакыт дәвалый, диләр… Ышанмагыз»

Гүзәл әледән-әле, сеңлесен искә алып, постлар урнаштыра

Блогер Гүзәл Хөснетдинова җәй башында үзенең 28 яшьлек сеңлесе Лилияне югалтты. Лилия юл фаҗигасында һәлак булды. Гүзәл әледән-әле, сеңлесен искә алып, постлар урнаштыра. 

«Җәйнең соңгы көне. Бу җәйнең тизрәк үтүен теләгән идем. Кечкенәдән җәйне яратмыйм. Быел тагын да ныграк яратмый башладым…

Беләм, җәй гаепле түгел… Әмма...

Вакыт дәвалый, диләр. Шулайдыр! Ышанмагыз. Башка берни язасым килми, гафу итегез», – дип язган ул соңгы постында да. 

«Вакыт дәваламый, Гүзәл. Иң начары – якын кешеңне башка беркайчан да кайтара алмаячагыңны аңлау»;

«Сеңлемне югалтканга августта 1 ел булды. Уйламаган секундым юк»;

«Вакыт узган саен онытылмый, ныграк сагына барасың. Әле башта аңлап бетермисең. Ләкин якын кешеңнән башка яшәргә өйрәнәсең. Язмыштан узмыш юк, Ходай безне шулай яраткан», –  дип килешә Гүзәлнең виртуаль дуслары да.

Чыганак 

Фото: Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев