Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы: «Авырыйм, хәлем юк, дигән иде»

Флера апаны әлеге концертта җырларга бик озак үгетләгәннәр

Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы видеосы белән Ваһапов фонды бүлеште. Ул 2021 елның 28 сентябрендә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ваһапов фестиваленең «Йолдызлар сәламе» проектында чыгыш ясаган булган, дип яза "Интертат".

Фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, Флера апаны әлеге концертта җырларга бик озак үгетләгәннәр.

«Флера апа башта бик каршы килде. «Сез нәрсә инде? Авырыйм бит мин. Хәлем юк. Сәхнәгә бик чыгасым килсә дә», – дип кат-кат әйтте. Концертка 1 көн кала исә: «Бик чыгасым килә сәхнәгә. Кем белә бит, тагын кайчан чыгам?» – дип ризалыгын бирде. Дөрес, сәхнәдә утырып кына җырлады. Әмма халык аны гаҗәп җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән», – дип яза Рифат Фәттахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев