Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Ильяс абый КӘРӘМИЕВның безнең арадан киткәненә кырык көн вакыт узып бара

Эше калды, калды эзләре..

Кеше китә, җаннар сызлап кала, 
Язмышка без бик зур үпкәдә.
Ни аяныч, кирәклеләр китә,
Кирәк алар, кирәк күктә дә.

Әйе, ни кызганыч, алар күктә дә кирәк шул... Ильяс абый... Сезгә һаман да якын итеп, үзебезчә гади итеп шулай эндәшәсе килә. Әмма... булмый. 

Җитәкчебез – “Яңавыл“ бүлекчәсе идарәчесе Ильяс абый КӘРӘМИЕВның безнең арадан киткәненә дә кырык көн вакыт узып бара. Әйтергә генә җиңел, бу хәсрәтле көннәр аның гаиләсе, туганнары, якын иткән авылдашлары өчен кырык елга тиң булды. Мәрхәмәтсез авыру аяктан еккач та, без аның тереләчәгенә өметләндек. Чөнки ул көчле рухлы кеше иде. Без – хезмәттәшләрен дә бары яхшыга гына өметләндереп яши белде. 

Чынлап та, 20 елдан артык аның кулы астында эшләү дәверендә җитәкчебез безне күп нәрсәгә өйрәтте. Төгәллек, чисталык, тәртип – бу сыйфатлар аның өчен иң беренче урында булды. Авыр чакларда да, кыенлык килгәндә дә сер бирмәде, һәр эшне үзе дә җиренә җиткереп башкарды, бездән дә шуны таләп итте.

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеменә лаек булса да, бик күп дәрәҗәле бүләкләр тапшырылса да, ул беркайчан масаюны белмәде. 

“Яңавыл“ бүлекчәсендә хезмәт куючыларны вакытында печән, салам белән тәэмин итүгә дә җитди карады. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә беркайчан кире бормады. Кышын авыл урамнарын кардан чистарттыруга да зур әһәмият бирде. 
Ильяс Мәхмүт улынсоңгы юлга озатырга килгән район һәм авыл җитәкчеләре дә, дуслары да аның мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле булуы турында җылы итеп сөйләделәр. 

Гомере буе авылны яшәтү, яшәртү, халыкны эшле, районыбыз кырларын икмәкле итү өчен тырышкан остазыбыз мәңгелеккә китеп барды. Аның белән бергә

Яңавылның яме дә югалгандай булды. Машина-трактор паркы да ятимләнеп калгандай тоелды. Олы хөрмәткә лаек авылдашыбыз белән хушлашкан көнне хәтта табигать тә елады... 

Ильяс абый гомере буе тормыш иптәше Зөһрә апага ышанычлы тормыш иптәше, балаларына яраткан әти, оныкларына сөеп туймаслык шәп бабай, туганнарына терәк, таяныч булды. Алар белән бергә без дә остазыбызны һәр көнне сагынып искә алабыз. Әле дә күзләрдән яшь кипми...
Тыныч йокла, Ильяс абый, урының оҗмахта булсын. 

Кеше китә, җирдә маяк булып
Эше кала, кала эзләре.
Мәңгелекнең хәтер тактасында
Уелып кала әйткән сүзләре. 

Налия ШАКИРОВА.
Яңавыл. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев