Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Иске Эсләк авыл җирлегенең элекке башлыгы вафат

Галимҗан ага Муллахмәтовка 76 яшь иде

Бүген Иске Эсләк авыл җирлегенең элекке башлыгы Галимҗан Гайсә улы Муллахмәтовны соңгы юлга озаталар. 
Галимҗан Гайсә улы кайда гына эшләсә дә олы хөрмәт яулады. 1974 елдан дуңгызчылык фермасы белән җитәкчелек иткәндә ферма "Районның иң яхшы фермасы" дигән абруйлы исемне йөртә. Мөдир Галимҗан Гайсә улы ул елларда III дәрәҗә Хезмәт Ордены, II дәрәҗә Дан Ордены белән бүләкләнә, аңа "Татарстанның атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

2005 елда Галимҗан Гайсә улы Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы булып сайлынды. Авылны тәртиптә, чиста тоту, төзекләндерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Ул “Әгерҗе районының Мактаулы гражданины“ исеменә дә лаек булды. 

Үтәгән авылында гомер кичергән Галимҗан абый гаиләсендә үрнәк гаилә башлыгы, туганнары өчен олы ярдәмче булды. Дилүсә апа белән уллары, алаларның гаиләләре өчен җан атып яшәделәр, оныкларының уңышларына сөенделәр. 

Галимҗан ага соңгы елларда каты авыру белән көрәште. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын. Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев