Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Коронавирустан тагын бер танылган артист вафат

Артист хастаханәгә ятарга теләмәгән

Мәскәүнең Коммунаркадагы хастаханәсендә 73 яшьлек халык артисты Владимир Качан үлгән. Бу хакта РБКга «Школа современной пьесы» театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз хәбәр иткән.

Качан 1947 елда туган. Театр училищесын тәмамлагач, Мәскәүнең яшь тамашачылар театрында эшли башлый. «Антон Чехов. Чайка», «Звездная болезнь», «Своими словами», «Ничего особенного» спектакльләре аңа танылу китерә.

Кинофильмнарда да төшә: «Три дня в Одессе» (Миша-Виртуоз), «Ниоткуда с любовью, или Веселые похороны» (Фима), «Территория» (Робыкин), «Бедная Настя» (Бенкендроф). «Бедная Настя», «Офицеры» сериаллары аңа аеруча зур танылу китерә. 1960 еллардан җыр яза башлый. «Звезда пленительного счастья» фильмында ул Булат Окуджава җырын башкара.

«Комсомольская правда» язуынча, Владимир Качан хастаханәгә ятарга теләмәгән, бик озак сузган. Соңгы тапкыр ул 18 апрельдә сәхнәгә чыга. 30 апрельгә кадәр хастаханәгә ятмый. Ике көн аңсыз ята, ике як үпкәсе кабарып, 7 майда вафат була.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев