Михаил Горбачев вафат
Озак авырудан соң вафат булды
Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитетының соңгы генераль секретаре, сәясәтче Михаил Горбачев вафат булган, дип хәбәр итә РИА Новости Мәскәү Үзәк клиник хастаханәсе хәбәренә сылтама белән.
«Ул бүген кич озак авырудан соң вафат булды», диелә хәбәрдә.
Михаил Горбачев 1931 елның 2 мартында туган. 1985 елдан – КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре. 1990 елның мартында халык депутатларының чираттан тыш съезды аны СССР Президенты итеп сайлап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев