Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Мобилизацияләнгән Чаллы егете әтисен соңгы юлга озатты

Аның әтисе Лесоцех территориясендә боз астына китеп, туңып үлгән

Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән Олег Дутин Чаллыга кайтып китте. Аны әтисен соңгы юлга озатырга җибәргәннәр.

Олег Владимировичның әтисе Лесоцех территориясендә боз астына китеп, туңып үлгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Олег Дутин Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь предприятиесендә автобус йөртүче булып эшләде. Ул хезмәттәшләре белән очрашып, истәлеккә фотога да төшкән.

«Олег Владимирович бик тырыш кеше. Әтисен соңгы юлга озатырга кайтты. Батыр егет тагын илебезне сакларга китә. Без аның тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез», – диләр хезмәттәшләре.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев