Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Музыкант Артур Кусимов белән Казанда хушлашачаклар

Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми

Җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме Казанда үтәчәк.

Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин.

Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми. Аның әнисе һәм сеңлесе калган. Артур Кусимовка 32 яшь булган.

  • Артур Кусимов 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәбе-лицеен (хәзерге урта махсус музыка колледжы), 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби-музыка училищесын тәмамлаган. Хәрби карьера сайлавын ул СССР Герое Таһир Кусимовның туганы булуы белән аңлаткан.
  • 2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләде, ул Радик Юльякшинга аның күпсанлы гастрольләрендә кушылган беренче артистларның берсе иде.
  • Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимов вафат булган, дип язган иде «Интертат».

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев