Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Рәдиф Яваев һәлак булган

Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган

Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваевның һәлак булуы турында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез булган. Бу хакта «ЛизаАлерт» хәбәр итә. Бүген Яваевның үлүе билгеле булды. Аңа 71 яшь иде.

Рәдиф Яваев — Мәскәү төбәгендә бердәнбер татар бию коллективы булган «Илдан» халык ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе.

«Ул искиткеч хореограф, талантлы педагог, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Аның гаиләсенең, якыннарының, укучылары һәм хезмәттәшләренең чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз», – диелгән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев