Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Югалту

Рәүфәт Шәймәрдановны соңгы юлга озаттылар

Ул 71 яше туларга санаулы көннәр калганда каты авырудан вафат булды

Бүген озак еллар Тәбәрле мәктәбендә физкультура укыткан, бик күп үсмер егетләрдә милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияләгән Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рәүфәт Шәймәрдановны соңгы юлга озаттылар.

Ул 71 яше туларга санаулы көннәр калганда каты авырудан вафат булды. Рәүфәт абыйның шәкертләре көрәш буенча район бәйгеләрендә җиңүләр яуладылар, республика ярышларында район данын якладылар. Ул үзе милли бәйрәмебез – район Сабан туйларында милли көрәштә хөкемдарлык итте.

Соңгы елларда Рәүфәт абый хатыны Дилбәр, балалары белән Казанда яшәде. Якташыбызның якты истәлеге – безнең күңелләрдә. Мәрхүмнең хатыны Дилбәр апаның, балалары Айдар, Гөлнара, Динарның тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев