Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Районыбызның иң өлкән тыл һәм хезмәт ветераннары вафат

Зур югалту

Районыбызның иң өлкән тыл һәм хезмәт ветераннары вафат булды. 

Шаршадыда гомер кичергән Гамилә Камаевага октябрь аенда 101 яшь тулган иде.

Кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килгән Шаршады кызы Гамиләгә. Үзеннән кечерәк алты энесеңлесен үстерергә булышу өстенә, бишенче сыйныфны тәмамлагач фермага сыер савучы булып эшкә урнашкан ул. Иртәнге сәгать өчтән кичке тугызларга кадәр эшли үсмер кыз. Авылдашы Шәех белән кавышкач та бәхетле тормышта бер генә ел яшәп кала ул. Шәех ил азатлыгы өчен барган Бөек Ватан сугышында һәлак була. Гамилә апа 38 ел сыер савучы булып эшләп, олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыга. 

Әгерҗедә яшәгән Екатерина Титова ноябрь аенда бер гасырлык юбилеен каршы алды. 

Владимир өлкәсендә туган кыз техникум тәмамлаганнан соң язмышын Әгерҗе белән бәйли. Төрле эшләр башкарган ул: төзүче дә булган, поездларны озатып йөрүче булып та эшләгән, каравылчы хезмәтен дә башкарган. Ведомстводан тыш сак хезмәтендә гади каравылчыдан инспектор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән чын хезмәт кешесе иде дип искә алалар аны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев