Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Суга баткан кызның авылдашлары: «Бөтен авылны тетрәндерде»

21 май көнне Тукай районының Комсомолец бистәсендә 8 яшьлек кыз бала суга бата. Ике кыз кичке биштә велосипедта йөрергә дип чыгалар

21 май көнне Тукай районының Комсомолец бистәсендә 8 яшьлек кыз бала суга бата. Ике кыз кичке биштә велосипедта йөрергә дип чыгалар.

– Бик кызганыч хәл. Кызчык әрәм булды. Бөтен авыл белән кайгыда без, – ди шушы бистәдә гомер итүче Альмира Иванова.

Әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен, авыл җирлеге башлыгы Ольга Суровага шалтыраттык.

– Батып үлгән кызны һәм аның туганнарын әниләре генә үстерә иде. Аның дүрт баласы бар. Гомере өзелгән кыз өченче сабые иде. Авыр яшәсәләр дә, тәртип бозып йөргән балалар түгел. Алар хакында начар сүз әйтеп булмый, – ди ул. – Сабыйның үлеме бөтенебезне тетрәндерде. Җирләү эшләрендә авылдашлар ярдәм итә. Сабыйның урыны оҗмахта булсын.

Татарстанның Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әти-әниләргә балаларны сакларга куша. Ул Тукай районындагы хәлгә кызчыкның ярдан суга егылып төшүе сәбәп булырга мөмкин дип аңлатты. Аның гомерен саклап калдыр өчен 30–40 секунд җитмәгән, ди ул.

– Бу яшьтә балалар караучысыз булмаска тиеш. Суны рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый, – ди Юрий Венедиктов.

Сүз уңаеннан, 22 май көнне Казанның Түбән Заречье пляжында, су коенам дип, суга баткан 18 яшьлек егетнең гәүдәсен табалар. Су салкын булу сәбәпле, аны көзән җыерган. Коткаручылар сак булырга куша. Кояшта кызынып, салкын суга керергә ярамый.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев