Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Танылган актриса Вера Васильева вафат

Вера Васильева «Сказание о земле Сибирской», «Чук и Гек», «Свадьба с приданым» фильмнарында, «Безумный день, или Женитьба Фигаро», «Воительница» һәм башка спектакльләрдәге рольләре белән танылган

СССРның халык артисты Вера Васильева 97 яшендә вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Халык артисты Юрий Васильев мәрхүмә турында искә алган. «Ул минем сәхнәдәге әнием иде», – дигән Юрий Васильев.

Вера Васильева дусты – Евгений Вахтангов исемендәге театр актрисасы Юлия Васильева белән бер көнне үлгән.

Юрий Васильев сүзләренчә, Вера Васильева Сатира театрының 100 еллыгына кадәр яши алмаган. Ул биредә 75 ел хезмәт иткән.

Вера Васильева «Сказание о земле Сибирской», «Чук и Гек», «Свадьба с приданым» фильмнарында, «Безумный день, или Женитьба Фигаро», «Воительница» һәм башка спектакльләрдәге рольләре белән танылган.

Әлеге хәбәрне РИА Новости Сатира театрына сылтама белән язды. «Безнең театрга зур кайгы килде – Вера Кузьминична Васильева вафат, безнең яраткан Верочка», – диелгән театр сайтында.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев