Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Танылган театр артисты 43 яшендә үлгән

Тамашачы аны Доктор Уайт («Свидетель обвинения»), почтмейстер Шпекин («Ревизор»), Христофор Блохин («Старики дураки») һәм башка күп кенә образлары буенча белә

Чаллының «Мастеровые» театрында 6 ел уйнаган Максим Сальников 43 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тамашачы аны Доктор Уайт («Свидетель обвинения»), почтмейстер Шпекин («Ревизор»), Христофор Блохин («Старики дураки») һәм башка күп кенә образлары буенча белә. «Ул балачагыннан ук театр турында хыяланган. Ләкин ул өлкән яшьтә генә театр сәхнәсенә чыга. Профессиональ белеме һәм күнекмәләре булмаса да, ул бөтенләй театр дөньясына чума, берничә театр профессиясен – гример-постижер, яктыртучы, монтировщик һөнәрләрен үзләштерде», – дигәннәр театрда.

Театр мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев