Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Вадим Захаровның әнисе вафат: «Мама китте, җаныкаем»

Ул әнисе үлеменең сәбәбен әйтте

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе Марина түти вафат булды. Ул ире Борис белән Кукмара районының Пчеловод авылында яши иде.

«Интертат» Вадим Захаров белән элемтәгә керде. Вадим Захаров кыска гына итеп: «Начар чир белән көрәштек. Шул гына... Булды», – дип, хәлен аңлатты.

Марина Захаровага 58 яшь иде. Аның кинәт кенә китеп баруы бик күпләр өчен көтелмәгән булды, чөнки Вадимның бу турыда халыкка чыгарганы булмады.

Марина Захарова белән бергә Казан педагогия көллиятендә укыган Любовь Павлова да яшьлек дустының җитди авыруы булуын белмәгән. «Безнең авылларның арасы 50 километр. Укыганда бик якын аралаша идек. Маринаның бик ярдәмчел булуы, гадилеге, мөләемлелеге улы Вадимга да күчкән, дияр идем мин. Ул да сәхнәдә дә гади, халыкны ярата. Аңарда ясалмалылык юк, һәркем белән уртак тел таба. Бик кызганыч, Маринаның шулай иртә китүе, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Каты авыруын белмәдем шул», – диде Марина Захарованың яшьлек дусты.

Чыганак: Интертат 

Фото: "Туганайлар" газетасы сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев