Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Җырчы Жасмин гаиләсендә зур кайгы

Җырчының иҗатын сөючеләр һәм шоу-бизнес өлкәсендәге хезмәттәшләре кайгысын уртаклашканнар

43 яшьлек җырчы бу көннәрдә олы кайгы кичерә. Шушы көннәрдә Дербент шәһәрендә коронавирустан 90 яшьлек әбисе — Сара вафат булган. Кичә 70 яшендә әтисе — балетмейстер Лев Манахимов үлгән. Ул да коронавирус белән авырган. Аны Дербенттан Мәскәүгә китерәләр, ләкин табиблар коткарып кала алмый. Үпкәсе 90 %ка зарарланган була. 

Лев Манахимов - Дагыстанда билгеле шәхес. Ул яшьләрне милли бию — лезгинка биергә өйрәтә торган «Пируэт» клубы белән җитәкчелек иткән. Жасмин кичә, әле әтисенең үләчәген белмичә, үзенең инстаграм сәхифәсендә әбисе турында пост язган.

«Шушы көннәрдә арабыздан яраткан әбием Сара китеп арды… Кешегә ничә яшь булуга карамастан, берәр кайчан аның яныбыздан китәчәгенә ышанып булмый… Ләкин бу хәл булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр әбием үз акылында иде. Минем белән һәм оныклары белән һәрвакыт элемтәдә булды, үзенчәлекле юмор хисен югалтмады. Аның хроник авырулары бар иде, әмма ул аларга бирешмәде. Шушы ковид булмаса, үзенең әнисе кебек 100 яшькә кадәр яшәр иде әле ул.

Балачагымда, үсмер вакытымда һәм аннары олы тормышта да әбием Сара минем белән гел янәшәмдә булды. Үзе белгән бар нәрсәгә өйрәтте, саклый-яклый иде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, рецептларының серләрен чишә һәм күңелле җырларын җырлый иде. Без, аның оныклары, әби генә пешерә ала торган ипи исен, аның күңелле такмакларын һәм кулларының җылысын мәңге онытмабыз. Җиңел булмаган пандемия чорында үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип язган Жасмин.

Комментарийларда җырчының иҗатын сөючеләр һәм шоу-бизнес өлкәсендәге хезмәттәшләре — Алсу, Зара, Катя Лель, Игорь Николаев, Алика Смехова, Ольга Орлова, Слава, Анита Цой, Иосиф Пригожин Жасминның кайгысын уртаклашканнар.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев