Әгерҗедә Пушкин урамындагы 5 нче йортны ремонтлыйлар
Район тормышы

Әгерҗедә Пушкин урамындагы 5 нче йортны ремонтлыйлар

Халык уңай үзгәрешләргә сөенә

Шәһәребездә Пушкин урамындагы 5 нче йортны капиталь ремонтлауга керештеләр. Төзүчеләр подвалны ремонтлау һәм йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен: су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системаларын алыштыру белән шөгыльләнә.

Эшләр капремонт программасы кысаларында алып барыла - аларны планга кертү халык инициативасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды. 

Гомумән алганда, районыбызда капиталь ремонт актив темплар белән бара. Быел программада — берничә йорт. Мәсәлән, Красный Борда Яшьләр урамындагы 3 нче йортта ремонт тәмамланган диярлек (түбә, вентканаллар яңартылган). Әгерҗедә М. Горький урамындагы йортларны тәртипкә китерәләр: 4нче йортның түбәсе яңартылган, 10нчы йортта ремонт 70% ка үтәлгән. Моннан тыш, Гоголь урамындагы 5 нче йортның фасады ремонтлана.

Объектларда Марсель Альберт улы Ситдиков җитәкчелегендәге «Стройград» оешмасы эшли. Төзүчеләр барлык эшләрне вакытыннан алда төгәлләргә тырыша, ә биредә яшәүчеләр уңай үзгәрешләрне билгеләп үтә һәм тырыш эш өчен рәхмәт белдерә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев