Бүген Әгерҗе районында мәгариф системасы оешуның туксан еллык олуг юбилеен бәйрәм итәләр
Хөрмәтле мәгариф тармагында эшләүче педагоглар, хезмәткәрләр, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Әгерҗе районында мәгариф системасы оешуның туксан еллык олуг юбилее уңаеннан иң матур теләкләрне кабул итеп алыгыз. Елъязма нәкъ туксан ел элек языла башлый. Тарих өчен бу бер мизгел генә булса да, берничә буын чыгарылыш укучылары, мәгариф ветераннары һәм укытучылар өчен бу -...
Хөрмәтле мәгариф тармагында эшләүче педагоглар, хезмәткәрләр, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Әгерҗе районында мәгариф системасы оешуның туксан еллык олуг юбилее уңаеннан иң матур теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Елъязма нәкъ туксан ел элек языла башлый. Тарих өчен бу бер мизгел генә булса да, берничә буын чыгарылыш укучылары, мәгариф ветераннары һәм укытучылар өчен бу - мавыктыргыч истәлекләр, онытылмас вакыйгалар, белем бирү юнәлешендәге яңалыклар һәм башкалар.
Шушы еллар эчендә мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр, яңалыклар булды. Нинди генә вакыйгалар булса да, бер нәрсә үзгәрешсез калды: белем бирү учреждениеләре коллективларының тынгысыз иҗади хезмәте, традицияләргә сакчыл караш, эштә инновацион алымнарны уңышлы куллану.
Бәйрәм көнне иң олы рәхмәт сүзләрен мәгариф ветераннарына җиткерәсе килә. Сез берничә буын укучыларны тәрбияләдегез, яшь коллегаларыгызга бай тәҗрибә калдырдыгыз.
Педагог хезмәтенең иң төп нәтиҗәсе - аның укучыларының уңышлылыгы. Безнең укучылар - олимпиада, фәнни-гамәли конференция, иҗат бәйгеләре, спорт ярышларында җиңүчеләр.
Барыгызга да нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар һәм матур җиңүләр, гаилә бәхете телим. Бәйрәм белән!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев