Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе янгын сүндерүчеләре профилактик рейдлар уздыралар

Ягу сезоны башлану белән Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны вәкилләре "Торак" операциясе кысаларында профилактик рейдлар уздыра башладылар. Алар халык белән аралашалар, белешмәлекләр тараталар, киңәшләрен бирәләр. Күптән түгел гарнизон начальнигы Айрат Шәйдуллин, күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Ринат Закиров белән бергә рейдка без дә чыктык. Янгын бүлекчәсенә Островский урамыннан шалтыратканнар. Анда яшәүчене күршесенең...

Ягу сезоны башлану белән Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны вәкилләре "Торак" операциясе кысаларында профилактик рейдлар уздыра башладылар. Алар халык белән аралашалар, белешмәлекләр тараталар, киңәшләрен бирәләр.

Күптән түгел гарнизон начальнигы Айрат Шәйдуллин, күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Ринат Закиров белән бергә рейдка без дә чыктык. Янгын бүлекчәсенә Островский урамыннан шалтыратканнар. Анда яшәүчене күршесенең миче начар хәлдә булуы куркыта икән.

Чыннан да, бирегә килү белән төтен чыгу юлының (дымоход) тиешле хәлдә булмавы ачыкланды. Хуҗа бу йортта вакытлыча яшим дип раслый. Аның фатиры бар, ә биредә - бакча, машина. Базына бәрәңге салынган, шуңа мичкә якмый булмый, ди.

Ә миченең төзек булмавын шунда ук аңларга була: бөтен җире ярылып беткән, су агып төшкән урыннары да бар. Мичтән файдалану кагыйдәләре дә үтәлми. Рейд вәкилләре схема ярдәмендә төтен чыгу юлының нинди булырга тиешлеген аңлаттылар.

Күршесе юкка гына борчылмый икән. Иске йортта моннан тыш та янгын чыгу куркынычы бар, чөнки электр җиһазлары да төзек түгел.

Керү уңаенда ук ишек өстендә ут сүндергечнең коробкасы юк. Иске электрүткәргечнең кайбер урыннары лента ярдәмендә изоляцияләнгән.

Хуҗага җитешсезлекләрне бетерү буенча язмача күрсәтмәләр бирелде. Иң беренче чиратта, төтен чыгу юлын штукатуркаларга, ярыкларны ямарга, мичне агартырга кирәк. Электр җиһазларын төзәтергә кушылды. Үткәргечләр обой өстеннән кабель-канал буенча узарга тиеш. Ун көннән соң янгын сүндерү-коткару гарнизоны вәкилләре бу йортка кабат киләчәк. Җитешсезлекләр бетерелмәгән очракта хуҗага штраф салына.

- Без моңа охшаш бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмыйбыз, - ди Айрат Шәйдуллин. - Гарнизонда эшләүче һәр хезмәткәргә урамнар беркетелгән. Ул анда халыкка аңлату эшләре алып бара. Безнең төп максат - хуҗага җәза бирү түгел, ә бәла-казаны кисәтү.

Гарнизон начальнигы еш очрый торган кимчелекләргә дә тукталды. Шуларның иң беренчесе - төтен чыгу юлының төзексезлеге. Хәзер күпләр йортларын газ белән җылытса да, төтен чыгу юлын тиешле тәртиптә тоту бурычыннан азат ителмәгән. Аны сөремнән чистарту кирәклеген дә онытырга ярамый.

Агымдагы елда шул ук Островский урамында янгын чыккан. Төтен чыгу юлындагы сөремгә ут капкан. Аннан ут агачка күчкән. Әле ярый, хуҗалар өйдә булган.

Кагыйдә буенча, ягу сезоны башланыр алдыннан шәхси йорт хуҗалары төтен чыгу юлын тикшерергә тиеш. Бигрәк тә чердак биналары аша узучы төтен юлын игътибар белән карарга кирәк.

Тәртип булмаган һәм күпбалалы гаиләләр - янгын сүндерү һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең аерым контролендә. Бурычлары булу нәтиҗәсендә аларның еш кына газларын өзәләр.

- Мондый очракта алар еш кына кулдан ясалган җылыткыч приборлардан файдалана башлыйлар. Бу янгын чыгу куркынычын тудыра. Шуңа күрә без газ хезмәте һәм электр белән тәэмин итүче оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз, - ди Айрат Шәйдуллин.

Рейдлар вакытында мунча мичләренә кагылышлы төгәлсезлекләр дә еш ачыклана. Бу урында Иж-Бәйкидә күптән түгел булган янгынны искә төшерү урынлы булыр. Әлеге янгын мунча миченнән дөрес файдаланмаганлыктан килеп чыккан. Әле ярый, янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп ут телләренең башка корылмаларга һәм күрше хуҗалыкка күчүенә юл куймаганнар.

Янгын сүндерүчеләр сертификацияләнгән мунча мичләре сатып алырга һәм аларны кую, файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр.

Сүз уңаеннан: мичләрдән, электр һәм газ җиһазыннан дөрес файдалану, белешмәлекләр, яңалыклар Әгерҗе районы сайтының "янгын куркынычсызлыгы" бүлекчәсендә урын алган. Аның белән һәркем танышырга тиеш. Бу үз иминлегебез өчен кирәк.

Белешмә:

Быел районда 21 янгын чыгу очрагы булган. Шуларның берсендә янгын чыгуның сәбәбе - төтен чыгу юлының төзек булмавы, икесендә - мичтән файдалану кагыйдәләрен үтәмәү.

Узган ел 27 янгын чыккан. Шуның икесе - төтен чыгу юлының төзек булмавыннан, дүртесе - мичнең төзек булмавы аркасында.

Екатерина САМСОНОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев