Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде

Иң креатив җиңүчеләр билгеле

Әгерҗедә гадәти булмаган «Чана Fest»к ышкы чаналар фестивале узды. Чара "Орешник" паркында узып, бар район халкын һәм килгән кунакларны җыйды.

Фестиваль шартлары буенча командаларга креатив чаналар ясарга, оригиналь костюмнар уйлап табарга һәм иҗади номер әзерләргә кирәк иде.

Фестивальдә барлыгы 14 команда катнашты. Аларның һәркайсы тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын үзләренең фантазиясе һәм тапкырлыклары белән шаккатырды. Фестивальдә "теремок", итек, шулай ук махсус эффектлы аэрочана һәм Аладдин келәм-самолеты кебек чаналар күрергә мөмкин иде.

Фестивальнең беренче өлешендә командаларның презентациясе булды. Катнашучылар әкиятләрдән күренешләр әзерләделәр, җырлар җырлады һәм биеде, әйлән-бәйлән уйнадылар.

Иҗади чыгышлардан соң фестивальнең икенче һәм төп өлеше – таудан чана төшерү башланды. Биредә командалар иң тиз һәм еракка төшүгә ярыштылар. Төп шарт-чаналарның киңлеге 2 метрдан да артмаган булуы һәм ярдәмче җайланмаларны һәм энергия чыганакларын кулланмыйча гына хәрәкәткә китерелүе.

Чара барышында бәйрәм кунаклары арасында лотерея уйнату оештырылды. Бәйгене оештыручылардан истәлекле бүләкләргә 20 бәхетле кеше ия булды. Шулай ук инстаграмда үткәрелгән репост-конкурста җиңү яулаган Таңсылу Тимургазина да кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.

Фестиваль йомгак ясау һәм катнашучыларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

"Форсаж" номинациясе

1 урын-1 нче балалар бакчасы «Хип-хоп кызлар» командасы
2 урын- СОК "Олимп" командасы
3 урын-3 нче балалар бакчасы «Күңелле кызлар» командасы

"Акрын барсаң-ераграк китәрсең" номинациясе

1 урын-"Бабки-ежки стар" командасы
2 урын - "Аладдин һәм компания" ("Ровесник" яшүсмерләр клубы)
3 урын - «Библиокызлар» командасы (Әгерҗе шәһәре үзәк китапханәсе)

"Әкияти чаналар" номинациясе

1 урын - "Шәрык кунаклары" командасы 8 нче балалар бакчасы
2 урын- "Әкияти кунаклар" 9нчы балалар бакчасы командасы
3 урын - "Кар" командасы «Тату ишегалды» ТОСы 

"Могҗизалы чаналар" номинациясе

1 урын- "Связисты-оптимисты" Әгерҗе РУЭсы командасы
2 урын - «Теремок» балалар бакчасы командасы
3 урын - «Бәләкәч» балалар бакчасы командасы

"Тамашачылар симпатиясе призы" номинациясе

"Әкият" - 6 нчы номерлы балалар бакчасы командасы.

Махсус приз-Тирсә авыл җирлеге командасы.

Барлык фотоларны шушы сылтама аша узып карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев