Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗелеләрне бүген үзәк китапханәгә этнографик диктант язарга көтәләр

Бүген, 3 ноябрьдә, Россия күләмендә узучы Зур этнографик диктант язу акциясенә әгерҗелеләр дә кушыла. Диктант язучыларга 30 сорау тәкъдим ителәчәк. Быелның яңалыгы - шушы сорауларның 10ысы төбәккә мөнәсәбәтле итеп төзелгән булуы. Ягъни, 20 сорау, гомумән, Россия күләмендәге үзенчәлекләрне колачласа, 10ысы төбәк сегментына караячак. Республикабызда төбәккә кагылышлы сорауларны Казан федераль университеты...

Бүген, 3 ноябрьдә, Россия күләмендә узучы Зур этнографик диктант язу акциясенә әгерҗелеләр дә кушыла.

Диктант язучыларга 30 сорау тәкъдим ителәчәк. Быелның яңалыгы - шушы сорауларның 10ысы төбәккә мөнәсәбәтле итеп төзелгән булуы. Ягъни, 20 сорау, гомумән, Россия күләмендәге үзенчәлекләрне колачласа, 10ысы төбәк сегментына караячак. Республикабызда төбәккә кагылышлы сорауларны Казан федераль университеты белгечләре төзегән.

Акциядә катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителми. Шулай ук ниндидер шәхесне билгели торган документларны да сораучы булмаячак. Моннан тыш, этнографик белемне онлайн режимда да тикшереп була. Диктантны язуга 45 минут бирелә. Нәтиҗәләре 12 декабрь көнне бастырылачак. Шул ук вакытта диктант язучылар тарафыннан җибәрелгән типик хаталар да күрсәтеләчәк.

Әлеге чара район үзәк китапханәсендә уза. Ул сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев