Ил тарихын истә тоту мөһим
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Истәлекле көндә 2 нче урта мәктәпнең яшь армиячеләре хакимият белән янәшә урнашкан яңа мемориаль комплекста венок салу тантанасында катнаштылар.
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, киләчәк буын ачык һәм тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен, ил тарихын, сугыш елларында һәлак булучыларны истә тоту бик мөһим, дип билгеләп үтте.
Нет комментариев