Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Мәдәни мирас - авыл клубларында

Бүген Мәдәният хезмәткәрләре көне

2022 – Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы. Һәр халыкның борынгы гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын, иҗади мирасын барлау, таныту өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Милләт бары тик мәдәният сакланганда гына яшәячәк, диләр. “Мәдәниятсез халык – телсез халык“ дигән гыйбарә дә бар. Ә милли мәдәни мирас исә бары авыл клубларында гына саклана аладыр. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннардан-буыннарга күчкәндә генә тарихта без эзле була алабыз. Мәдәният йортлары мәктәпләр, балалар бакчалары бергәләп эшләгәндә генә бу авыр, әмма бик кирәкле юнәлештә эш алып барырга мөмкин.

Соңгы вакытларда Исәнбай Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чараларында әлеге эшкә зур әһәмият бирелә. Күз алдына китерегез: бер сәхнәдә 5-6 яшьлек сабыйлар, 14-15 яшьлек яшүсмерләр һәм 60-75 яшьлек апалар йөри торган “Өмет” ансамбле... Яңгыраган халык җырлары, сугыш чорын театральләштереп күрсәтү, борынгы уен-йолаларны яңарту – балалар күңеленә шифалы тамчылардай сеңә бара, тетрәндерә, уйландыра... Чөнки, алар бу рольләрне үзләре дә бик теләп башкаралар.

Исәнбай Мәдәният йорты элек-электән халык яратып йөри торган урын булды. Өч йөздән кеше сыйдырышлы клубта тамашачыга урын җитмәгән вакытлар да булды. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек яраткан олуг артисларыбызны да кабул иттек. Кемнәр генә җырламады безнең сәхнәдә?! Шул ук вакытта үзебез күңел җылыбызны салып үткәргән концертларны, тематик кичәләрне дә бик ярата иде авылдашлар. “Чын күңелдән” исемле тәүге кичәмне һич оныта алмыйм. Ул шулкадәр җылы, ихлас үтте. Кичә бара, зур хөрмәткә лаек, күпбалалы гаиләләр сәхнәдә хөрмәтләнә... Миннур апа Мәннанова белән сәхнәдә сөйләшәбез: 

– Миннур апа, балаларыгыз кайтыштыралармы соң? – дим. 
–    Бәрәңге казырга кайтканнар иде дә... – ди әни кеше. 
–    Сагындыңмы соң, күрәсең киләме аларны? – дим. 
Миннур апа миңа күтәрелеп карады да:
– Соң бик килә дә, юк бит... – дип сагышлы гына елмайды. 

Нәкъ шул вакытта кулларына чәчәкләр, бүләкләр күтәреп Казанда яшәүче балалары сәхнәгә менделәр. Бу мизгелләрдә сигез бала тәрбияләп үстергән ананың сөенеч яшьләрен күрсәгез иде... Үземнең дә күңелем йомшады, ә зал тулы халык көтелмәгән шатлыкны көчле алкышларга күмде. 
Бәйрәмдә тетрәндергеч, тәрбияви мизгелләр күп булды. Шул көннән башлап тематик кичәләргә басым ясый башладык.

30 елга якын эшләү дәверендә үткәрелгән чаралар бихисап булды, иң мөһиме, аларда гади хезмәт кешеләре күп катнашты. Сәхнәгә бик күп талантлар тартылды. Үзешчән театрыбыз барлыкка килде. Күрше авыллар белән мәдәни өлкәдә гел аралашып тордык. Авылда 20-30 ел сәхнәдә балкыган җырчылар, гармунчылар, озын шигырь-поэмалар сөйләп шаккатырган апалар, үз рольләрен искиткеч осталык белән башкарган театр артистларыбыз булды. Мин аларны исемләп язмыйм, куркам... Кемнедер онытып калдырырмын да, хәтере калыр, йә рәнҗеп ятыр... Бакыйлыкка күчкәннәре дә шактый бит...

Гомумән, минем гомерем бәйрәмнәрдән генә торды ахры, чөнки, мин аларны үзем уйлап таба идем. Югары дәрәҗәдә үткәрү, һәр тамашачы йөрәгенә юл салуда исә алыштыргысыз ярдәмчеләрем – мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, озак авыл җитәкчеләре булды. Рәхмәтләр яусын аларга! 

Мине мәдәният өлкәсенә эшкә кабул иткән Әнвәр ага Закиров, Наил абый Нәбиуллин, Мәҗит Исрафилов, һәр хезмәткәренең уңышын, яңалыгын күреп, күңелләрне үсендереп, киңәшләрен биреп эшләтә белгән Фаиз Мусин, мәдәният ветераннарына, язучы-шагыйрьләргә бик игътибарлы, ихтирамлы булган Марс Гатауллинга, гомумән, төрле елларда районыбызның мәдәният йөген тарткан җитәкчеләргә чиксез рәхмәтле мин.

Эшләгән дәвердә уңышларга да ирештек, бүләкләүләр дә күп булды. Тик, бу уңышларда авылымның һәр үзешчәненең, мәдәният хезмәткәренең, алай гына да түгел, зал тутырып килеп безне алкышлаган, дәрт өстәгән, күңелләргә канат куйган һәр авылдашымның, иҗатымны халыкка таныткан “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газеталарының чиксез зур өлеше бар. Рәхмәт аларга!

...Мәдәният, сәнгать – халыкның сулар һавасы ул. Адәм баласы җыр-моңсыз яши алмый. Бәйрәмегез белән сезне, алны-ялны белмичә, йөрәктән-йөрәккә юл салучы, күңел кылларына кагылып чыңлатучы, елатучы, уйландыручы мәдәният хезмәткәрләре! 
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев