Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районыбызның Мәдәният хезмәткәрләрен олыладылар

Иң яхшылары Рәхмәт хатына лаек булды

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район Мәдәният сараена әлеге тармакта хезмәт куючылар җыелды. 

–    Әгерҗедә һәм авылларда кырыкка якын мәдәният учреждениесе эшләп килә. Без районыбызда сәнгатьне үстерүдә, иҗади хезмәтебезне республикада гына түгел, башка чит төбәкләрдә танытуда, гореф-гадәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә, халыкны мәдәнияткә тартуда киңкырлы хезмәт куябыз, – диде хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап район үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Оксана Михайлова. 

Ул әлеге тармактагы уңышлар һәм җиңүләрне бәян иткәннән соң, мәдәният хезмәткәренең заман белән бергә атларга, һәрчак иҗади эзләнүдә булырга тиешлегенә басым ясады. 

–    Алда безне зур чаралар көтә, – дип дәвам итте ул. – Һәм без аларда үзебез дә, үзешчәннәр дә актив катнашырга тиеш. 

Апрель аенда районда “Мәдәни салават күпере“ фестивале старт ала. Дүрт зонада сайлап алу турлары узганнан соң, Әгерҗедә гала-концерт үткәрү планлаштырыла. Фестиваль быел Россиядә – Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау, Татарстанда цифрлаштыру елларына багышлап үткәрелә.  

–    9 Май – Бөек Җиңү бәйрәмен дә халык күңеленә үтеп керерлек итеп уздыру – бурычыбыз, – диде җитәкче.   

Кече Пурга районы белән хезмәттәшлек җепләре тагын да ныгыячак. 25 мартта – үзләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә әгерҗелеләр ут күршеләребезгә концерт белән баралар. Киләчәктә дә ике район катнашында семинар-киңәшмәләр, мастер-класслар, концертлар уздыру күздә тотыла.   

Чарада күп еллар мәдәният тармагында эшләүче хезмәткәрләр район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Күптән түгел Әгерҗедә узган “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленә балаларны әзерләгән бер төркем хезмәткәрләрләр үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.  

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләнгән мәдәният хезмәткәрләре. / М.Ягъфәрова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев