Ике бала коронавирус йоктырган! Берсенә 3 яшь тә юк
Сәламәтлек

Ике бала коронавирус йоктырган! Берсенә 3 яшь тә юк

Өч үлем очрагы теркәлгән

Аксубай районында пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән.

Узган атнада Аксубай районында ОРВИ белән авыруның 33 очрагы теркәлгән. Табиблар билгеләп үткәнчә, расланган диагнозларга карамастан, һәр авыручының яңа коронавирус инфекциясе билгеләре бар. 13 кеше стационарда дәвалана. 

COVID-19 авыруының расланган очраклары арасында – ике бала, соңгысына нибары 2,4 яшь кенә. Балалар авыруны җиңел формада кичерә. 

Чыганак

Фото: https://www.pexels.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев