Экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән
Кичә Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1931 һәм 1955 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1951, 1956, 1962 елгы өч ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Шулай итеп, пандемия вакытында республиканың 433 кешесе вафат булган.
«Татар-информ» элек соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.
Нет комментариев