Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 155кә җитте
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 155кә җитте

Бүген коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1949 елгы хатын-кыз, шулай ук 1955 һәм 1960 елгы ир-атлар дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 8 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 155кә җитте. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев