Яңа Акхуҗа халкы чаңгыда йөрергә ярата
Сәламәтлек

Яңа Акхуҗа халкы чаңгыда йөрергә ярата

Күптән түгел чаңгы ярышлары да узды

Яңа Акхуҗа авылы зур булмаса да, спортны, бигрәк тә  чаңгы спортын үз итүчеләр күп. Биредә кыш дәвамында көн саен чаңгыда йөрергә чыгучылар да бар. Менә алар: Алсу Кәбирова, Айсинә Шабаева, Зәмфирә Дәүләтшина, Рафис Камалиев, Әлфирә Мөхәммәтшина, Илфак Мөхәммәтшин.

Күптән түгел клуб мөдире Вәсилә Гайнетдинова чаңгы спортын үз итүчеләр арасында ярышлар уздырды. Бу көнне олысы-кечесе чаңгыга басты. Җиңүчеләргә мәдәният учагының истәлекле бүләкләре тапшырылды.  

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев