Нинди шампунь яман шеш китереп чыгара?
Бензол парга әйләнүчән, аны сулаганда – югары сулыш юллары һәм үпкәләрдә, тәнгә тигәндә, тән тиресендә яман шеш барлыкка килергә мөмкин
Онколог яман шеш китереп чыгара торган куркыныч шампуньнәр турында аңлаткан. Аларны бик сирәк кулланырга ярый. Бу турыда РИА Новости яза.
Блохин исемендәге Онкология фәнни-медицина-тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Игорь Самойленко сүзләренчә, коры шампунь составында бензол була, шуңа күрә ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
Бу ингредиент канцероген санала, аның парларын сулаганда, тән тиресенә тигәндә, шешләр үсеше куркынычы булуы ихтимал. Бензол парга әйләнүчән, аны сулаганда – югары сулыш юллары һәм үпкәләрдә, тәнгә тигәндә, тән тиресендә яман шеш барлыкка килергә мөмкин.
Организмга канцероген йогынтысын киметергә кирәк. Коры шампунь җитештерүчеләр, гадәттә, бензол булуын савыт тышында күрсәтә. Шуңа күрә бу әйберне куллануны чикләргә, составында бензол булмаган гади сыек шампунь кулланырга кирәк, ди белгеч.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев