Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бүген дә әни җитми күңелгә»

«Сагынам. Әнине бик сагынам..»

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова сагыш тулы видеосын күрсәтте. Анда ул әнисен өзелеп сагынуы турында сөйли.

«Сагынам. Әнине бик сагынам.

Улларым зур. Күптән үзем әни. Барыбер бүген дә әни җитми күңелгә. Киңәшләшәсе килә. Бер җылы сүзен, нинди дә булса сүзен. Мактау булмасын, хурласын, я булмаса сүксен. Барыбер сүзен ишетәсе килә.

Җылы кулларыннан тотасы һәм бер карашын күрәсем килә. Әлбәттә инде, барыбер дә шунысы куанычлы – әле ярый үземнең туган илемдә яшим. Сагынган, моңсуланган вакытларымда авылыма кайтып, каберендә була алам, нигезне күрә алам, аның туган авылына барып киләм. Менә шулай гына булса да исәнләшеп, күңелләрем тынычланып куя. Әниемнең бу тормышта көчле дә, изге күңелле дә кеше булып яшәгәне үземдә кабат тормышка өмет-ышаныч табарга, яшәргә дәрт уята. Әнинең бер көн дә күңелдән чыкканы юк. Бик сагынам...» – дип хисләре белән уртаклаша җырчы.

Аның иң актуаль темаларның берсе – әни темасына төшерелгән видеосын бик күпләр хуплап алган. Җырчыга бу сагышлы хисләрнең күпләр өчен таныш булын әйтәләр.

«Сагындыра шул әниләр. Күңелдәгесен әйтеп биргәнсең, Зәйнәб ханым»;

«Мин дә әниемне бик сагынам, искә төшермәгән көнем юк»;

«Минем дә шулай, Зәйнәб апа, «эх» диясе генә кала»;

«Сагынырлык кеше иде әниең. Йомшак, мөлаем, сабыр», – дип язучылар бар бу видеоязма астына.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев