Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

Алия Төхвәтуллина туй турындагы сорауларга җавап биргән

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннарның туе Казанда 25 июнь көнне булды

Алия Төхвәтуллина (Карачурина) сторисларында виртуаль дусларыннан килеп ирешкән күпсанлы сорауларга җавап биргән. Әлбәттә инде, аларның күпчелеге Алиянең тормышында булган соңгы вакыйга – туйга кагылышлы.

Алия  белән Ришат Төхвәтуллиннарның туе Казанда 25 июнь көнне булды. «Интертат» мәҗлескә күзәтү дә ясаган иде.

Алиянең дусларын яшьләрнең кайда яшәячәге, ни өчен туйда теге яки бу артистның булмавы, мәҗлеснең күпмегә төшүе, чыгымнарның кем кесәсеннән түләнүе кызыксындырган, дип яза "Интертат".

- Фатирыгызда ремонт беттеме?

Юк әле, ләкин төгәлләнеп килә инде.

- Нигә туегызда Гүзәл Уразова булмады?

Без аларны чакырдык, «килә алмыйбыз» дип әйттеләр.

- Туйда җырлаган җырыгыз кайчан чыга?

Үзебез дә түземсезләнеп көтәбез.

- Сезнең Ришат Төхвәтуллин белән очрашып йөрүегезне кайсы артист беренче булып белде?

Төркемебездә иң беренчеләрдән булып Сөмбелә Вәлиәхмәтова белде. Ул мөнәсәтләребезнең ничек башланганын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Татар эстрадасы артистларыннан… әйтә алмыйм. Без беркемгә дә «очрашабыз» дип, ачыктан-ачык сөйләп йөрмәдек.

- Ришатка нык үпкәләп, концертта чыгыш ясыйсы килмәгән вакытлар була идеме?

Мине үпкәләтүе бик тиз. Югары тонда берәр нәрсә әйтсәләр дә, елый башлыйм. Ләкин мин үзара мөнәсәбәтләребез белән сәхнәне беркайчан да катнаштырмадым. Сәхнә ул – минем эшем. Күз яшьләремне сөртеп өлгергәнче сәхнәгә чыгып баскан мизгелләрем дә булды.

- Туй күлмәген ничек сайладыгыз?

Үземне гадирәк, кабарып тормаган, артык бизәкләре булмаган күлмәктән күрдем. Ә менә икенче күлмәгемнең ниндидер үзенчәлеге булуын теләдем. Ул кызлар белән миңа шунда ук ошады.

- Туегыз кайда үтте? Күпмегә төште?

Туй «Дикий» банкетлар залында узды. Бәяләрне әйтергә теләмәс идем. Кемгәдер күп тоелыр, кемдер аңлап кабул итәр. Без, туй үткәрүнең бик кыен процесс булуын аңлап, оештыручыларга мөрәҗәгать иттек.

- Кияү егете күлмәгегезне туйга кадәр күрмәдеме?

Юк, ләкин бик теләде.

- Нигә туйдан әти-әниләрегез, якыннарыгыз белән фотолар юк?

Әлегә безгә бары тик икәү төшкән фотоларны гына җибәрделәр. Көтәбез.

- Нигә туйга Айдар Галимов килмәде?

Аерым артистлар буенча күп сораулар җыела башлады. Без чакырган артистларның кайберләре «килергә тырышырбыз» диде, кемдер «килә алмам» дип, алдан ук кисәтеп куйды. Туйда алдан ук «киләм» дип сүз биргән артистлар булды.

- Күлмәгегез ничек шуып төшми? Бик кызык, лямкалары юк бит.

Күлмәгем – корсет, арттан баулар белән тарттырылган һәм замок белән яшерелгән

- Йорт хайваны алырга телисезме?

Яңа фатирга күчү белән песи алырга хыялланам.

- Туй чыгымнарын Ришат күтәрдеме? Урталай бүлдегезме?

Әйе, тулысынча Ришат түләде.

- Балдакларыгыз ак алтыннанмы?

Әйе.

Фото: Социаль челтәрләр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев