Креатив идеяләр тәкъдим ителде
14 декабрь көнне Әгерҗедә яңа яшьләр үзәге проекты буенча иҗтимагый фикер алышу узды.
Фикер алышуда шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шулай ук район җитәкчелеге катнашты.
Барлыгы дүрт төркем барлыкка килде һәм көчле фикер алышу башланды. Балалар үзләренең иң кыю һәм креатив идеяләрен тәкъдим иттеләр, бинаны төзекләндерүнең заманча карарлары белән уртаклаштылар.
Тавыш яздыру студиясе һәм фотостудия, хореография залы, коры бассейнлы ял зонасы, буккроссинг, аш-су әзерләү мөмкинлеге булган кухня зонасы, тегү, столяр осталык, химия кабинеты, компьютер залы кебек идеяләр яңгырады.
Яшерен тавыш бирү юлы белән иң яхшы проект сайлап алынды. Иң күп тавышны 1 нче гимназия командасы алды. Нәкъ менә аларның варианты иң креатив, кызыклы һәм үзенчәлекле булып чыкты.
- Бүгенге фикер алышуда катнашкан командаларга рәхмәт. Барлык тәкъдим ителгән идеяләр һичшиксез игътибарга алыначак. Күбесен яңа яшьләр үзәгендә тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм, - диде ахырда район башлыгы Азат Вәлиев.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев