Лилия Хәйруллина кемнән бала табуы турында сүзне дәвам итте
Йолдызлар

Лилия Хәйруллина кемнән бала табуы турында сүзне дәвам итте

Баланың атасы кем?

Җырчы Лилия Хәйруллина бәби көтә, тик сабыйның әтисе турында сер тирәсендә сүзне гел кузгаткалап тора. Бу юлы ул инстаграмдагы сәхифәсенә «Кто хочет стать миллионером?» тамашасы форматында видео куйган.

Анда: «Сезнең баланың атасы кем?» - дигән сорау тора. Дүрт җавап бар: «Җил», «ләкләк алып килә» «ир кеше», «белмим» вариантлары тәкъдим ителә.

Лилия «ләкләк алып килә» вариантын сайлый, аннары дөрес җавап «ир кеше» булып чыга.

«Баланың атасы кем? 1 миллион сумлык сорау. Мин көн саен шундый хәбәрләр алам. Соңгы вакытка кадәр „ләкләк алып килә“ дип уйлый идем, тик „ир кеше“ дә шәп җавап», — дип яза Лилия үзе.

Әлеге постка йөздән артык комментарий язганнар.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да баланың атасын белми икән. «Миннән дә йөз кеше сорады инде. Икенче юлы миңа күрсәтеп эшлә», — ди Илсөя.

Альбина Кармышева комментарий яза. «Дустыңа шалтыратып белергә булыр иде, ул синең иреңне белә инде. Ләкин залдан җавап сорама», — ди ул, «Кто хочет стать миллионером?» уены кагыйдәләренә ишарәләп.

Инстачылар Лилиягә сәламәтлек, бәхет тели. 

Чыганак: Интертат


Нет комментариев