Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

«Полиция чакырттык» – Ильмира Нәгыймова күңелсез хәлгә юлыккан

Танылган җырчыны талаганнар

Ильмира Нәгыймованың төркеме бик тә күңелсез хәлгә юлыккан – җырчының биюче кызларын талаганнар. Бу хакта Интертат яза.

Бу хәл Ильмираның Мәскәүдәге концерты алдыннан була. Ниндидер билгесез кеше, репетиция вакытында  гримеркага кереп, кызларны «чистартып» чыккан.

«Күз алдына китерәсезме, дуслар, безне таладылар. Репетициядән соң гримеркага керсәк, әйберләребез үз урынында түгел. Биюче кызларыбызның кесәләрен һәм сумкаларын актарганнар. 2 телефон һәм 3 AirPods юк. Бу залга катгый рәвештә паспорт буенча гына үткәрәләр. Монда бөтен җирдә камералар бар, ләкин, ни сәер, алар эшләми икән. Хәзер бирегә ниндидер Марина Карпова дигән кеше кергәнлеген ачыкладык.

Ярты сәгатьтән минем концерт башланырга тиеш. Полиция чакырттык. Бармак эзләрен алалар.

Беркайчан гримеркаларны бикләп йөрми идек. 15 ел эшләү дәверендә гримерканы ябып залга чыкканымны хәтерләмим. Менә шулай, Мәскәүгә килеп, «чистартып» чыгып киттеләр», – дип сөйләгән җырчы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев