«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Кадыбаш авылында узды
Яшәеш

«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Кадыбаш авылында узды

Зур программа әзерләнгән иде

8 сентябрь көнне Кадыбашта "Ак калфак" оешмасының очрашуы оештырылды. Программада: узган эшләргә йомгак ясап, алга максатлар кую; авыл китапханәсе, мәчет һәм мәктәпкә сәяхәт, авылның Ерак тау чишмәсе мәйданында узган "Самовар бейрәме"ндә катнашу.

Бәйрәм барышында авылның актив ханымнары, шушы җирлектәге оешма активистлары Самовар агарту йоласын күрсәтте, үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев