Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Алар һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылыйлар

Иртәгә - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне. Бу авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр, матур уңышлар белән каршы алалар. "Наҗар" ширкәте сыер саву операторы Алсу ҖӘЛИЛОВА. 9 айда 1767 центнер, бер сыерга 4650 килограмм сөт савып алган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мегаферманың сыер саву...

Иртәгә - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне.

Бу авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр, матур уңышлар белән каршы алалар.

"Наҗар" ширкәте сыер саву операторы Алсу ҖӘЛИЛОВА. 9 айда 1767 центнер, бер сыерга 4650 килограмм сөт савып алган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мегаферманың сыер саву операторы Лидия ТОЙКИНА. 9 айга 692 тонна сөт савып алган. Ул район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

"Биектау" бүлекчәсе комбайнчысы Алексей КРАСИЛЬНИКОВ. Урып-җыю чорында 2090 тонна ашлык суктырган.

V участок шоферы Рәмзил ГӘРӘЕВ. 143 көн эчендә 31531 чакрым, 104654 тонна/чакрым юл узган.

Үтәгән авылы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Миргалим ӘМИНЕВ. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек.

"Агрохимсервис" ширкәте шоферы Мирзанур ГАНИЕВ. 9 айда 6739 тонна йөк ташыган, 559 мең тонна/чакрым юл узган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

"Кичкетаң" бүлекчәсе механизаторы Владимир ЛЮБИМОВ. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев