Азык-төлеккә бәяләр арту турында прокуратураның кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин
Яшәеш

Азык-төлеккә бәяләр арту турында прокуратураның кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин

Шалтыратуларны 18 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр

Татарстан халкы азык-төлеккә бәяләр артуга бәйле мәсьәләләр буенча прокуратураның кайнар линиясенә шалтырата ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Товарларга бәяләр арту мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә, эшли башлаячак. Шалтыратуларны 18 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр.

Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк. 

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев