Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар бакчасы өчен арттырып түләячәкбез

1 гыйнвардан бәя арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләве 4 процентка артырга тиеш. 80 процент әти-әниләр өчен түләү 125 сумга күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, ата-аналар балаларын карау һәм тәрбияләү өчен генә түлиләр.

Ата-аналарның түләү  күләме елына бер тапкыр арта. «Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк, ата-аналар бары тик карап һәм тәрбияләп торган өчен генә түлиләр, бирегә туклану, балаларны, кухня хезмәткәрләрен тотуны үз эченә ала. Калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде Хәдиуллин. Министр әйтүенчә, бала бакчага йөрмәсә, әти-әниләр туклану өчен түләми. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев