Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Фотолар өчен сайтта тавыш бирү башлана

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасында туризмны үстерүгә багышлап уздырылган "БАРЛЫК ЮЛЛАР БЕЗНЕҢ АВЫЛГА ИЛТӘ" бәйгесенә килгән фотоларны газетада урнаштыру төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, бәйгегә старт февраль аенда бирелгән иде. Газета битләрендә Кырынды, Кичкетаң, Күләгәш, Тәбәрле, Уразай, Иж-Бубый авылларыннан килгән фотоларны бастырдык. Безгә әлеге фотоларны туплап җибәргән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге фотосурәтләрне сез,...

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасында туризмны үстерүгә багышлап уздырылган "БАРЛЫК ЮЛЛАР БЕЗНЕҢ АВЫЛГА ИЛТӘ" бәйгесенә килгән фотоларны газетада урнаштыру төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, бәйгегә старт февраль аенда бирелгән иде. Газета битләрендә Кырынды, Кичкетаң, Күләгәш, Тәбәрле, Уразай, Иж-Бубый авылларыннан килгән фотоларны бастырдык. Безгә әлеге фотоларны туплап җибәргән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге фотосурәтләрне сез, agryz-rt.ru сайтына кереп, русча биттәге «СПРАВОЧНИК» бүлегендә дә карый аласыз.

Бәйге дәвам итә. Иртәгәдән аның икенче этабы башлана. Анысы тагын да мөһимрәк. 21 августка кадәр сез сайтыбызга кереп, күңелегезгә хуш килгән, туристларны җәлеп итәрлек авылга тавыш бирә аласыз.

Тавыш бирү төгәлләнгәннән соң, бәйгегә йомгак ясала. Ә иң күп тавыш җыйган авылга редакция хезмәткәрләре күңелле бәйрәм программасы белән кунакка киләчәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тавыш бирү башланырга нәкъ бер көн калып бара. Без сезнең актив булуыгызга ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев