Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе урманчылары шәһәрне бизи

Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә шәһәрне матурлауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Оешма-учреждениеләр территорияләренә генә дә алар 500 төп агач үсентеләре утырттылар. "Яшьлек" паркына - 80, Заводская урамында төзелгән Мәдәният йорты территориясендәге 360 нарат агачлары шәһәребезгә ямь биреп торачаклар. Клубка керү юлына утыртылган зәңгәр чыршы да бирегә матурлык өстәп тора. Шулай...

Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә шәһәрне матурлауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Оешма-учреждениеләр территорияләренә генә дә алар 500 төп агач үсентеләре утырттылар.

"Яшьлек" паркына - 80, Заводская урамында төзелгән Мәдәният йорты территориясендәге 360 нарат агачлары шәһәребезгә ямь биреп торачаклар. Клубка керү юлына утыртылган зәңгәр чыршы да бирегә матурлык өстәп тора. Шулай ук К.Маркс һәм Сәетов урамнары киселешендәге нарат агачларын да тәрбияләп, күз карасы кебек саклап үстерергә иде.

Агач утыртудан тыш, урманчылар яңа клубны койма белән әйләндереп алдылар. Әгерҗе елгасы аша алар салган күпер Казанская һәм Красноармейская урамнарын тоташтыра хәзер.

Бу атнада 3нче мәктәп директоры Альбина Кәримова да редакциягә кереп Равил Иманголов җитәкчелегендәге Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.

- Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, яшел байлыгыбыз сагында торучылар безгә ярдәм кулы сузалар. Быел менә мәктәп территориясендә ял зонасы ясарга ниятләгән идек. Урманчылар безгә кое һәм кечкенә өй ясап бирделәр. Ә эшмәкәр Ленар Кәримов тегермән һәм чәчәк утырту өчен җайланмалар ясарга булышты, - диде ул.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев