Кагыйдә бозучыларны 500 сум күләмендә штраф көтә
Күпсанлы әгерҗелеләр соравы буенча К.Маркс урамындагы чәчәк кибете янындагы җәяүлеләр юлы район Мәдәният сарае каршына күчерелде. Әмма кайберәүләр элекке гадәт буенча юл аша һаман да чәчәк кибете яныннан чыгалар.
Хәзер әлеге кибет яныннан юл чыгарга ярамагынлыгы аңлашыла да инде, югыйсә. Юл билгеләре алынган, кибет яны “койма“ белән бүленгән. Хәзергә “лежащий полицейскилар“ гына урыннарында калган. Әгәр алары да булмаса, бәланең чыгасын көт тә тор.
Әлеге вәзгыятькә бәйле аңлатма бирүен үтенеп ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек:
– Бу көннәрдә биредәге куркыныч участокта ЮХИДИ бүлекчәсе экипажлары дежур тора. Инспекторлар халыкка аңлату эшләре алып баралар. Кагыйдә бозучыларны 500 сум күләмендә штраф көтә. Күпләрдән яңа җәяүлеләр юлы каршындагы бордюр уңайсызлыклар тудыра дигән канәгатьсезлек сүзләре дә ишетергә туры килде. “Брус“ юл төзүчеләре аны алдылар. Киләсе елда яңа җәяүлеләр юлының ике ягыннан да ясалма тигезсезлекләр барлыкка киләчәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев