Әгерҗедә яшәүче Мария түтигә – 100 яшь
Бүген район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә яшәүче Мария Яковлевна Гончарованы 100 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар. Мария түти Барҗы-Пельга авылында туып үскән. - Мин гомер буе эшләдем дә эшләдем. Авылыбызда кирпеч заводы бар иде. Шунда көне буе кирпеч сукканнан соң төнгә ачлы-туклы хәлдә...
Бүген район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә яшәүче Мария Яковлевна Гончарованы 100 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.
Мария түти Барҗы-Пельга авылында туып үскән.
- Мин гомер буе эшләдем дә эшләдем. Авылыбызда кирпеч заводы бар иде. Шунда көне буе кирпеч сукканнан соң төнгә ачлы-туклы хәлдә басуга көлтә бәйләргә китә идек. Иртән аннан кайтабыз да яңадан заводка. Ничек түзгәнбездер ул чакларда?! Бер телем икмәккә тилмергән еллар иде бит ул, - дип искә алды Мария түти. Менә шул авыр заманнардан күңеленә тирән уелып калгангадыр инде, табында аның өчен иң зур байлык - икмәк.
- Әни кайчак коры ипи ашап утыра. Ул: "Их, тәмле дә соң инде кара икмәк!" дигәндә күзләргә яшьләр килә, - диләр балалары.
Мария түти әле дә шаяртып сөйләшә, ә хәтере - күпләр сокланырлык.
- Без күп чакта берәр нәрсәне истә тотарга кирәк булганда әнигә әйтеп куябыз. Чөнки безне хәтердә тормый, ә әнинең һәрчак исендә, - диләр якыннары.
- Әниегезне саклагыз, исән чагында ул күргәннәрне ешрак сөйләтегез. Бу - безнең тарих бит, - диде район башлыгы.
- Бик кадерлибез, яратабыз әнине. Безнең өчен олы бәби инде ул, - диделәр моңа каршы балалары, бер гасырлык тормыш юлы үткән әниләренә ягымлы караш ташлап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев