Әгерҗедә йорт ишелгән
- Әгерҗедә Чайковский урамындагы 13нче йорт җимерелүе һәм җимерекләр астында ир-атның калуы билгеле булды, - дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чыккан. Ачыкланганча, ике катлы буш йортта кирпеч дивар ишелгән. Җимерекләр арасында коткаручылар күрше йортта...
- Әгерҗедә Чайковский урамындагы 13нче йорт җимерелүе һәм җимерекләр астында ир-атның калуы билгеле булды, - дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чыккан. Ачыкланганча, ике катлы буш йортта кирпеч дивар ишелгән. Җимерекләр арасында коткаручылар күрше йортта яшәүче 34 яшьлек кешене табып алганнар. Умыртка баганасы, күкрәк сөяге җәрәхәтләре белән ул шок хәлендә Әгерҗе үзәк район сырхауханәсенә озатылган.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев