Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләр дә микрофинанс оешмалары проблемалары белән еш очрашалар

Соңгы елларда зур һәм кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр микрофинанс оешмалары проблемалары белән еш очрашалар. Әлеге оешмаларның офислары адым саен урнашкан, рекламаларын да бөтен җирдә күрергә була. Мондый оешмалар "биш минут эчендә" финанс белән проблемагызны чишеп, "хезмәт хакына кадәр займ" тәкъдим итәләр. Моның өчен керем турында белешмә дә, поручитель дә кирәкми. Әлеге...

Соңгы елларда зур һәм кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр микрофинанс оешмалары проблемалары белән еш очрашалар.

Әлеге оешмаларның офислары адым саен урнашкан, рекламаларын да бөтен җирдә күрергә була. Мондый оешмалар "биш минут эчендә" финанс белән проблемагызны чишеп, "хезмәт хакына кадәр займ" тәкъдим итәләр. Моның өчен керем турында белешмә дә, поручитель дә кирәкми. Әлеге займнан әгерҗелеләр дә еш файдалана.

Суд практикасы күрсәткәнчә, Ижауда теркәлгән шундый микрофинанс оешмаларының берсенә матди яктан начар тәэмин ителгән, социаль якланмаган гражданнар аеруча еш мөрәҗәгать итә. 2012 елдан башлап алар ашыгыч ихтыяҗлар өчен 1 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр бер айдан ун елга кадәр срокка көненә ике процент белән акча алганнар. Әгәр еллык процент ставкасын исәпләп чыгарсаң, елына 730(!) процент килеп чыга. Мондый кредит килешүләренең шартлары башка сыя торган түгел!

Акча алучыларның кайберләре бурычларын вакытындакайтарырга ашыкмыйлар. Ә микрофинанс оешмасы процентлар исәпләвен дәвам итә. 2016 елда әлеге бурычларны оешма өченче затка тапшыра.

Яңа кредитор - Ижауда яшәүче I группа инвалид, закон нигезендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителгән. Ул займ килешүләре буенча исәпләнгән процентларны түләтү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итә дә инде. Дәгъвалардан күренгәнчә, Сергейга 2014 елда микрофинанс оешмасыннан алган 3 мең сум акча өчен 44100 сум процент җыелган. 2013 елдан 2016 елга кадәр файдаланган 2 мең сум акчасы өчен Максимга 47280 сум түләргә туры киләчәк.

Әгәр әлеге гражданнар микрофинанс оешмасы тәкъдименә сак белән карап, аек акыл белән фикер йөртсәләр, мондый "кабала"га төшмәгән дә булырлар иде.

Моннан микрофинанс оешмаларының ни өчен кешенең бурычын кайтаруга сәләтлеме-юкмы икәнлеген тикшереп тормаулары ачык аңлашыла инде. Аларга кешенең бурычын вакытында кайтармавы отышлырак бит. Моның өстенә, әлеге оешмаларның бурычларны кире кайтару буенча үз схемалары булдырылган. Аларның күпчелеге коллекторлык агентлыклары челтәре белән берлектә эшли. Әлеге агентлыкларның эшчәнлекләре турында һәрвакыт ишетеп, күреп торабыз.

Узган елның мартында "Микрофинас эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары" турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә мондый башбаштаклыкка чик куелды. Хәзер микрофинанс буенча түләүләрдә чик билгеләнде. Әлеге түләүләр төп бурычтан дүрт тапкырдан артык булырга тиеш түгел. Әйтик, кеше бурычка 2 мең сум акча алган очракта процентлар белән бергә түләве 8 мең сумнан да күбрәк була алмый.

Тик бу закон 2016 елның 29 мартына кадәр югарыда телгән алынган микрофинанс оешмасы хезмәтләреннән файдаланучыларга кагылмый. Ни кызганыч, аларга займ килешүе буенча килешенгән процентларны барыбер түләргә туры киләчәк.

Әгерҗе район суды матбугат үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев