Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр, сак булыгыз: мошенниклар

Берьюлы ике хәбәр

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегенә мошенниклык очраклары турында берьюлы ике хәбәр килде. 

Беренче очракта Әгерҗедә яшәүче ханымга шалтыраткан кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аның шәхси счетында акча күчеше күзәтелүен хәбәр итеп, банк картасы белешмәләрен сорый. Кырыгалдарлар турында ишетеп белгән бу ханым катгый гына итеп: “Бернинди мәгълүмат та бирмим. Мин сезнең мошенниклар икәнегезне беләм. Банк хезмәткәрләре андый белешмәләр сорамыйлар“, – ди. 

Шуннан соң мошенниклар икенче юл белән алдауга күчәләр. Янәсе, аларга берни дә әйтергә кирәкми, карта номерын роботка гына хәбәр итәргә кирәк. Бу юлы ханым  ышана... һәм алдана. Нәтиҗәдә, ике ел дәвамында тиенләп җыйган 50 мең сумыннан колак кага. 

Икенче очракта авылда яшәүчене кәкре каенга терәтергә телиләр. ВКонтакте социаль челтәрендә дусты аккаунтыннан хәбәр килә: анда коронавирус пандемиясе аркасында пенсионерларга өстәмә түләү каралган дип язылган була. Кырыгалдарлар банк картасын язуларын сорыйлар. Бу ханым шунда ук банкка шалтырата. Ул мошенниклар кармагына эләкми кала. 

Хөрмәтле райондашлар! Телефоннан шалтыратучылар ничек кенә хәйләләсәләр дә, ышанмагыз. Үзегезнең карта номерыгызны хәбәр иткәнче, банкка (номер картада күрсәтелгән) яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегенең дежур частена шалтыратыгыз. Мошенниклар еш кына 495, 499 саннарыннан башланган номерлардан шалтыраталар. Сак булыгыз!

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге юрисконсульты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев