Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең “Яр“ үзәгендә җанны дәвалыйлар

Адәм баласының үз-үзен кая куярга, нишләргә, кемгә барып эчен бушатырга, күңелен тынычландырырга, баласы, әти-әнисе, укытучысы якын туганы белән ничек уртак тел табарга белмәгән бик авыр чаклары була. Сине аңлардай, күңелеңне дәвалардай кеше каян табарга, кая барып бәрелергә? Бу атнада Әгерҗедә 4нче мәктәп базасында ачылган "ЯР" психология үзәге һәркемгә ярдәм күрсәтергә...

Адәм баласының үз-үзен кая куярга, нишләргә, кемгә барып эчен бушатырга, күңелен тынычландырырга, баласы, әти-әнисе, укытучысы якын туганы белән ничек уртак тел табарга белмәгән бик авыр чаклары була. Сине аңлардай, күңелеңне дәвалардай кеше каян табарга, кая барып бәрелергә? Бу атнада Әгерҗедә 4нче мәктәп базасында ачылган "ЯР" психология үзәге һәркемгә ярдәм күрсәтергә әзер.
Мәгариф идарәсе методисты Елена Шушакова күптән инде укучылар, ата-аналар һәм укытучыларга психологик ярдәм оештыру хыялы белән янып йөри иде. "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" программасы эшли башлады. Елена Шушакова әлеге хыялын тормышка ашыру өчен әлеге программа кысаларында тренинг-классларны җәелдерү буенча пилот этабында катнашты. Тиздән сөенечле хәбәр дә килеп иреште. Ул махсус җиһазлар алу өчен 200 мең сумлык сертификатка ия булды һәм шунда ук психологик үзәкне оештыруга да алынды. Психологик үзәк өчен 4нче мәктәптә элекке район тарихы музее бүлмәләрен дә бирделәр.
- Биредә бушлай ремонт эшләрен башкарган шәһәребездәге барлык төзелеш оешмаларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге психологик үзәктә без укучылар, ата-аналар һәм педагогларга гына түгел, теләге булган һәркемгә ярдәм күрсәтәчәкбез, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
- Диңгездә йә океанда барганда коры җир күренгәч кешенең ничек шатланып "Земля! Берег!" дип шатланып кычкырганын күзаллыйсыздыр. Менә без дә психологик ярдәмгә мохтаҗларга булышырдай яр булырга телибез һәм үзәгебезгә "ЯР"
дип исем бирүебез юкка гына түгел, - ди үзәкнең җитәкчесе Елена Шушакова. Үзәкне ачкан көнне шатлык өстенә шатлык өстәлде: Казаннан "Талантлар Университеты"ннан тренинг-сыйныф өчен махсус җиһазлар да китерделәр.
Үзәкнең планнары бик зурдан. Биредә, иң беренче чиратта, укучылар белән аерым һәм төркем белән занятиеләр, тренинглар уздыруга, бала - әти-әни, укучы - укытучы мөнәсәбәтләрен җайлауга, профилактик әңгәмәләр үткәрүгә бик зур игътибар биреләчәк. Психологик үзәккә ярдәм күрсәтү өчен махсус заманча җиһазлар, аппаратуралар кайтарылды. Монда - шундый тыныч, җанга рәхәтлек бирә торган атмосфера. Биредә шәһәребез мәктәпләрендәге психологлар Ольга Аристархова, Эдита Аширова, Наталья Серебрянникова, Варвара Булычева мәрәҗәгать иткән һәркем һәм төркемнәр белән эшләргә, баланың сәләтен үстерергә, мавыгуларын арттырырга әзер. "ЯР"да эшләүчеләр авылларга да психологик десант төшерәчәкләр
Психологик үзәктә ярдәм алу өчен бирегә килеп абонемент алырга кирәк. Барлык төр ярдәм дә бушлай. Үзәккә керү - 4нче мәктәпнең ишегалдыннан. Үзәктә әлегә телефон юк, якын киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителәчәк һәм телефон номерын газета аша хәбәр итәрбез.
БЕЛЕШМӘ
"ЯР" психологик үзәгенең эш режимы:
Дүшәмбедән җомгага кадәр 8-18 сәгатьләрдә эшли.
14-16 сәгатьләрдә - укучылар белән эшләү.
16-18 сәгатьләрдә - ата-аналар һәм педагоглар белән эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев