“Ак калфак” оешмасының Исәнбайдагы бүлекчәсе балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырды.
Чыршы әйләнәсендә авылда яшәүче һәм кунакка кайткан малайлар-кызлар рәхәтләнеп күңел ачытлар. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына һөнәрләрен дә күрсәтергә ашыктылар: кемдер биеде, җырлады, шигырь сөйләде. Кыш бабай аларга күчтәнәчләр бирде. Малайлар-кызлар уеннарда да актив катнаштылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев