Язмыш адәм баласын адым саен сынап тора. 25 яшьлек Күләгәш егете Артем ИВАНОВның да тормышы икегә бүленде: авариягә кадәр һәм әлеге фаҗигадән соң. Бу юл фаҗигасе егетне инвалид коляскасына утырта. Әмма Артем төшенкелеккә бирелергә тырышмый. Аның бик тә үз аякларына басасы килә. Егет Курган шәһәрендә Илизаров исемендәге травматология һәм ортопедия...
Бу юл фаҗигасе егетне инвалид коляскасына утырта. Әмма Артем төшенкелеккә бирелергә тырышмый. Аның бик тә үз аякларына басасы килә. Егет Курган шәһәрендә Илизаров исемендәге травматология һәм ортопедия фәнни үзәге турында ишетә. Ул әлеге үзәккә барып, дәвалану хыялы белән яна. Әмма моның өчен акча кирәк. Дөрес, туганнары, якыннары Артемга шактый гына матди ярдәм күрсәткәннәр. Тик ул гына җитми шул. Бәлки райондашлар арасында мари егетенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Артем мәрхәмәтле якташларның ярдәменә бик тә өметләнә.
Нет комментариев