Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Усал түгел... гадел, һәм таләпчән

Аны Әгерҗе районында гына түгел, безнең якларда еш була торган башка шоферлар да яхшы беләләр. Аны машина йөртүчеләр үзара "Гроза района" дип йөртәләр. Юк, бер дә куркыныч кеше түгел ул. Рәшид ӘЛМӨХӘММӘТОВ - үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, юлларда бәла-казалар булмасын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны "урынына утыртып" эшләүче гадел,...

Аны Әгерҗе районында гына түгел, безнең якларда еш була торган башка шоферлар да яхшы беләләр. Аны машина йөртүчеләр үзара "Гроза района" дип йөртәләр. Юк, бер дә куркыныч кеше түгел ул. Рәшид ӘЛМӨХӘММӘТОВ - үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, юлларда бәла-казалар булмасын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны "урынына утыртып" эшләүче гадел, принципиаль "гаишник".
"Гроза района" дигән кушаматы турында сорагач, Рәшид: "Мин беркемне дә куркытырга җыенмыйм. Фәкать хезмәт бурычларымны башкарам. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, "салган" хәлдә руль артына утыручылар куркадыр, бәлки. Ләкин "гаишник"лар булмаса, юлларда нәрсә буласын күз алдына китерә аласызмы соң, бигрәк тә хәзерге заманда. Бу турыда уйларга да куркыныч бит", - диде. Дөрес сүзгә җавап юк.
Рәшид Әлмөхәммәтовның бик гадел, таләпчән "гаишник" икәнен барыбыз да беләбез. Ә бүген, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, без аның белән якыннанрак танышырга булдык.
Тумышы белән Казахстан якларыннан ул. Әнисе - Балтач, әтисе Балык Бистәсе районыннан. Чирәм җирләрне эшкәртергә баргач танышканнар. "Гаиләбездәге 4 малай, бер кыз барыбыз да Казахстанда тудык. Шуңа күрә әле дә казах телен яхшы беләм", - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем үткән гомер юлы турында. Каникул вакытларында ул гел механизатор әтисе белән чирәм җирләрдә эшләгән. Техникага мәхәббәте дә шул чактан ук килә.
1989 елда гаиләләре белән Әгерҗегә күчеп кайталар. Солдатка ул биредән китә һәм Саранскида милиция батальонында хезмәт итә. Йөк машинасы белән барганда юлда авариягә очрап, взводлары белән хастаханәгә эләгәләр. Менә шунда ул Аны очрата да инде. 16 яшьлек кызга бер күрүдә күзе төшә Рәшиднең. Армия хезмәтеннән Әгерҗегә яшь кәләш белән кайта ул. Менә быел гаилә коруларына 20 ел гомер узып та киткән инде.
Хәрби хезмәттән соң Рәшид район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Ике ел җинаять кылуда шикле кешеләрне вакытлыча тоту изоляторында эшли. Ә 1994 елдан ул - ЮХИДИ бүлекчәсендә. Эчке эшләр хезмәтенә килүенә быел 20 ел.
Әлмөхәммәтовлар гаиләсе 14 ел 27нче училище тулай торагында яши. Күршеләр белән бик дус яшиләр. Шатлыкта да, борчу-хәсрәт килгәндә дә гел бергә булалар. "Без әле дә анда яшәгән чакларны бик сагынабыз. Вакыт булганда хәзер дә тулай торакка барып кайтабыз", ди Рәшид.
Беренче карашка бик кырыс кыяфәтле булып күренсә дә, ул бик кызыклы әңгәмәдәш, юмор остасы буларак кешене сәгатьләр буена авызына каратып тора. Телевизордан КВН уеннарын, юмористик фильмнар карарга ярата. 80-90 еллар җырларын дөньяларын онытып тыңлый. "Туган Казахстан сагындырмыймы?"дигән сорауга "Ничек сагындырмасын инде?! Бигрәк тә бергә уйнап үскән балачак дуслар сагындыра. Отпускамда Казахстанга барып кайтырга уйлар торам", диде.
Өйдә ул сирәк кунак булса да, гаиләсен бик ярата. Уллары Артур 27нче училищеда белем ала. "Компьютерны бик яхшы белә. Программист булыр, мөгаен", ди ата кеше.
Менә шундый шәхес ул "гроза района". Райондагы бер җитәкченең "Рәшид кебек "гаишник"лар күбрәк булсын иде"дигән сүзләре белән күпләр килешәдер. Чөнки юлларда бәхетсезлек очраклары булмасын өчен җанын-тәнен биреп көрәшүче бит ул Рәшид Әлмөхәммәтов.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев