Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мөгаллимәнең алтмыш яшенә – алтмыш бүләк

Девәтернә мәктәбе каршында эшләүче "Спорт аэробикасы" түгәрәге укучылары тренерлары Гөлүсә ГАТАУЛЛИНАның 60 яшьлек юбилеена зур бүләк ясадылар. Бер ел эчендә әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче балаларыбыз, спорт аэробикасы буенча район, төбәкара, республика ярышларында, фестивальләрдә катнашып, барлыгы 60 (!) Дипломга ия булдылар. Шуларның җидесе районда - беренче, тугызы икенче урыннар. Республика марафон-фестивалендә биш...

Девәтернә мәктәбе каршында эшләүче "Спорт аэробикасы" түгәрәге укучылары тренерлары Гөлүсә ГАТАУЛЛИНАның 60 яшьлек юбилеена зур бүләк ясадылар.

Бер ел эчендә әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче балаларыбыз, спорт аэробикасы буенча район, төбәкара, республика ярышларында, фестивальләрдә катнашып, барлыгы 60 (!) Дипломга ия булдылар. Шуларның җидесе районда - беренче, тугызы икенче урыннар. Республика марафон-фестивалендә биш - икенче һәм бер өченче урын, республика буенча узган бию марафонында 14 беренче урын. "Звени, Есенинская Русь" дип аталган төбәкара фестивальдә катнашып 12 укучы беренче урын алуга иреште. Әле күптән түгел генә Экология елына багышланган "Leaf fall листопад» республика спорт аэробикасы буенча ачык турнирда катнашып, биш укучы өч номинация буенча икенче урынга ия булдылар.

Әлеге җиңүләрдә, уңышларда Гөлүсә Вәлиулла кызының өлеше гаять зур. Балаларыбызны спорт аэробикасына өйрәтү бик җиңел дә түгелдер педагогка. Әмма үзенең үҗәтлеге, балаларыбызны рухландыра, кечкенә генә уңышлары өчен дә канатландыра белүе белән ул зур уңышларга ирешә дә инде. Балаларыбызның чыгышларын без дә сөенеп карыйбыз, алар белән горурланабыз.

Язмабызны Гөлүсә апаның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: "Мин балалардан башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Алар белән шөгыльләнү үземә дә рәхәтлек бирә..." - ди ул. Афәрин, Гөлүсә апа, сездәге энергиягә сокланабыз! Сәламәт булып, тагын озак еллар күңелегезгә якын эшегездән тәм табып яшәргә язсын.

Бер төркем әниләр.

Девәтернә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев